РЕДИ’СКА и. рус сөйл. к. редис. Яки бакчада редискага су сибеп йөрер идем хәзер, ә? М.Мәһдиев. Яңа өлгергән редиска һәм яшел суганнан салат ясаган, көндез Зариф бабай белән Мансур алып кайткан мәрсин балыгыннан уха пешергән. С.Сабиров. Кемнәрдер кишер орлыгы чәчә, чөгендер, редиска утырта, кемнәрдер бәрәңге өчен җир казый, кемнәрдер җиләк-җимеш үсентеләрен эшкәртә. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә