РЕДИС и. лат. 1) Әвернәчәчәклеләр семьялыгыннан, тиз өлгерешле, ак, алсу яки кызыл төсле, түгәрәк яисә озынчарак тамырлы яшелчә үсемлек. – Баклажаннарны утыртыр алдыннан, әлеге урында алдагы елларда кыяр, суган, редис, кузаклы культуралар, кәбестә үссә яхшы була. Шәһри Казан

2) Шуның алсу яки кызыл юка тышчалы, әчкелтем бүлбесе. Әмма май ахырында инде редис өлгерде. Ф.Зыятдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә