РЕДА’КЦИЯЛӘҮ ф. 1) Текстны укып төзәтү; аны басмага әзерләү. Була шундый әсәрләр: аларны редакцияләү бөек затларның үзләре белән очрашуга, аларның уй-тойгылары белән рухланып яшәүгә тиң. Г.Бәширов. [Идрис] Иң әүвәл --- чираттагы санга ике мәкаләне редакцияләде, берничә хатка җавап язды. А.Гыйләҗев. Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр даими комиссиясе депутатлары аларны [мөрәҗәгать проектын] тагын бер кат ныклап редакцияләделәр. Татар милләт календаре 2) Басма хезмәтләрне, вакытлы матбугатны бастырып чыгару эшенә җитәкчелек итү 3) сөйл. Үз белгәненчә үзгәртү, үзенчә төзәтмәләр кертү. Икенче әби, син бит урысча җиде сүз генә беләсең, мин менә унҗиде сүз беләм дигәндәй, тавышына масаю галәмәте чыгарып, беренче әби әйткәннәрне «редакцияләп» сөйли. Р.Юныс Редакцияләп алу Тиз генә, тиз арада редакцияләү Редакцияләп бетерү Тулысынча редакцияләү; барысын да редакцияләү. --- көн буе, үзенә урын таба алмыйча, пошынып, кайгырып йөрде. --- редакцияләп бетерәсе ашыгыч эшенә дә кулы бармады. И.Гази Редакцияләп бирү Кем өчендер редакцияләү, редакцияләргә ярдәм итү. Ул минем ике китабымны җәмәгатьчелек тәртибендә редакцияләп бирде. А.Хәсәнов Редакцияләп килү Һәрвакыт, күптәннән, электән үк эзлекле рәвештә редакцияләү. Хикәядә сурәтләнгәнчә, ул, совет чоры идеологиясенә таянып, күп еллар буе әдәби әсәрләрне шул рәвешле «редакцияләп» килгән. Р.Зарипова Редакцияләп кую Алдан редакцияләү Редакцияләп тору Даими рәвештә, һәрвакыт редакцияләү; әле, сөйләү моментында редакцияләү белән шөгыльләнү Редакцияләп утыру Даими рәвештә редакцияләү белән шөгыльләнү. Миңа утыз елдан артык башкаларның әдәби әсәрләрен редакцияләп утырырга туры килде. Х.Сарьян Редакцияләп чыгу Башыннан ахырына кадәр, беткәнче редакцияләү. --- либреттист киңәшмәләрдә катнашучыларның һәм рецензентларның күрсәтмәләрен һәм җитди замечаниеләрен нигездә искә алган һәм үзенең либреттосын намуслы рәвештә редакцияләп чыккан, дип әйтә алам. М.Җәлил. К.Гольдони пьесасын татарчага Зәйни Солтанов тәрҗемә иткән. Тәрҗемә тексты тагын бер кат редакцияләп чыгуга бик мохтаҗ. Р.Батулла Редакцияли бару Һәрберсен, булган берсен редакцияләү Редакцияли башлау Редакцияләргә керешү |