РЕДА’КЦИЯ и. лат. 1) Текстны эшкәртү, төзәтү эше, редакцияләү 2) Әдәби, музыкаль һ.б.ш. әсәрнең беренче башлап язылган яки соңыннан үзгәртүләр, эшкәртүләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән варианты; эшкәртелгән һәм басмага яраклы дип табылган текст. Сүзлекнең беренче редакциясе 3) Нәшриятта кулъязмаларны бастырып чыгаруга әзерләү белән шөгыльләнә торган бүлек һәм шул бүлек урнашкан бина. Язучының амбары, билгеле инде, аның нәшрият, театр һәм редакцияләргә тапшырган һәм алар дөньяга чыгарган әсәрләре белән билгеләнә. Н.Исәнбәт. Язуын редакциядә язам. Анда да әллә ни җәелеп китәрлек түгел, дүртәү утырабыз. К.Тимбикова. 1980 елда бу бина редакция һәм типографиягә бирелә. Т.Нәҗмиев 4) Китап, газет, журнал һ.б.ларны редакцияләү эшенә җитәкчелек итү 5) Нинди дә булса фикернең, кагыйдәнең бирелеше |