РЕДА’КТОР и. лат. 1) Текстны редакцияләүче кеше. Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли ---. М.Гайнуллин. Техник редактор. Фәнни редактор. Җаваплы редактор 2) Нинди дә булса китап, газет, журнал һ.б.ш. ны бастырып чыгару эшенә җитәкчелек итүче, аның эшчәнлегенә юнәлеш бирүче хезмәткәр; мөхәррир. Нурлат районы газетасының элекке редакторы Марсель Васильев, миңа ышанып бетмичәрәк, ахры, язган репортажымны башта үзенә алып кертеп күрсәтергә кушты. Т.Нәҗмиев. Бөтен «байлыгымны» – мәкаләм белән бергә куен дәфтәремне дә, хәтта магнитлы тасмага язылган җавапларны да редакторга кертеп бирдем. К.Тимбикова 3) информ. Текстны һәм сурәтне үзгәртергә, төзәтергә мөмкинлек бирә торган компьютер программасы |