РЕГУЛЯ’ТОР и. нем. 1) тех. Механизмның эшен яки хәрәкәтен автоматик рәвештә көйли, җайлый торган прибор. Двигательне җибәргәндә, цилиндрларга ягулыкны күбрәк бирү өчен, регуляторның баеткычы хезмәт итә. Тракторлар. Көчәнеш регуляторы. Вакуумлы регулятор

2) хим. Әчү процессын тоткарлый торган химик матдә, антиоксидант

3) сәяси Дәүләт системасының билгеле өлкәсендә алып барылган эшчәнлекне җайга салу һәм күзәтчелек органы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә