РЕГУЛЯР с. лат. 1. 1) Даими һәм эзлекле рәвештә булып тора торган; кабатлана торган. Бүгеннән «Казан» халыкара аэропортында Мәскәүгә кадәр яңа регуляр рейс ачыла. Ватаным Татарстан

2) Вакытлыча оештырылган, гамәлгә кертелгәннән аермалы буларак, даими нигездә, системалы эшли торган. Калькутта шәһәрендә инглизләрнең регуляр гаскәре торуына, Һиндстан товарларына аларның югары пошлиналар салуына нәфрәт белдерә. М.Мәһдиев. Пётр I язган указында үзе төзегән регуляр армия рекрутларына карата таләпләрне кыска һәм ачык итеп формалаштырган. Кызыклы психология

2. рәв. мәгъ. Һәрвакыт, даими; үз вакытында. Физик эш, физкультура һәм спорт белән регуляр шөгыльләнгәндә, мускул җепселләре тизрәк үсәләр. Анатомия. Зоологик коллекцияләр регуляр рәвештә җилләтелә торган коры урында, 18–22 ◦С температурада сакланырга тиеш. Коллекцияләрне саклау юллары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә