РЕГУЛИРО’ВЩИК и. рус Урам чатларында һәм юлларда хәрәкәтне тәртипкә салып торучы хезмәткәр. Анда, юл чатында ук, регулировщик тора – аңа менә шушы кәгазьгә язылган пунктны күрсәтерсез. Ә.Еники. Ваһапов машинаны туктатып төште дә регулировщик кыздан юлны сорап менде. Х.Камалов. Офицер ишарәсен күргәч, регулировщик безне олы юл аркылы чыгарырга ашыга. С.Таһиров |