РЕГРЕССИВ с. 1) Регресска илтүче, артка этәрүче; бетүгә йөз тоткан; реакцион. --- кадими мәктәпләр арасындагы аерымлыклар шактый җитди. Әмма бу – табигый процесс. Шуңа күрә аларның берсен прогрессив, икенчесен регрессив дип бәяләргә ашыгырга кирәкми. И.Әмирханов. Фән алга киткән саен, аның прогрессив һәм регрессив ягы үзенчә үзгәрә бара. Г.Хөсәенов 2) лингв. Соңыннан килгән авазның үзеннән алда килгән авазга тәэсир итүе белән бәйле. Регрессив ассимиляция. Регрессив аккомодация |