РЕГРЕСС и. лат. кит. 1) икът. Вексель буенча түләүченең каршы таләбе 2) Үсештә чигенеш; артка таба хәрәкәт; киресе: прогресс. Археология материалларына караганда, сяньбиләр чорында Үзәк Азиядә мәдәниятнең түбән төшүе һәм Сөннү дәүләте белән чагыштырганда иҗтимагый регресс күзәтелә. Г.Фәйзрахманов. Дикъкать белән күзәтүче өчен фәнни фикер регрессының бу билгеләре --- күптән уйлап куелган клерикаль-капиталистик һәм политик реакциянең аерым күренешләре генә иде. Дарвинизм һәм дин |