РЕГЛА’МЕНТЛАШТЫРУ ф. Регламентка буйсындыру; нәрсәне дә булса төгәл, дөрес билгеләү, тәртипкә салу. --- субсидияләргә исәп-хисап ясаганда, --- куллану системасын регламентлаштыру һәм башка проблемаларны күтәрү күздә тотыла. Ватаным Татарстан

Регламентлаштыра башлау Регламентлаштырырга керешү

Регламентлаштырып бетерү Барысын да регламентлаштыру

Регламентлаштырып кую Алдан регламентлаштырылган хәлгә китерү

Регламентлаштырып тору Даими рәвештә, һәрвакыт регламентлаштыру. Хәзерге вакытта ремонтчылар насос белән янәшәдә зур булмаган тартманы хәтерләтүче таймер урнаштыра, ул фонтан двигателе эшен регламентлаштырып торачак. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә