РЕГИСТРА’ЦИЯЛӘҮ ф. Регистрация ясау, теркәү. [Советлар Союзында җибәрелгән Җирнең икенче ясалма иярченендәге] Кабинага хайванның пульсын, сулыш алуын һәм кан басымын регистрацияләү, электрокардиограмма алу өчен аппаратлар --- урнаштырылган иде. В.Казневский

Регистрацияләп бару Һәрберсен бер-бер артлы регистрацияләү. Парашютта төшү бер сәгатькә якын сузылган. Бу вакытта приборлар этнең температурасын, пульсын һәм сулышын регистрацияләп барганнар. В.Казневский

Регистрацияләп бетерү Барысын да регистрацияләү

Регистрацияләп кую Алдан регистрацияләү, регистрацияләнгән итү

Регистрацияләп тору Даими рәвештә регистрация эшен башкару



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә