РЕГИСТРА’ЦИЯ и. лат. 1) Язып теркәп кую, исемлеккә кертү, реестрга кертү; законлаштыру, рәсмиләштерү максаты белән билгеле бер тәртиптә язып, билгеләп кую. Үзегезнең эшегезне төгәлләгәннән соң, үзегез я булмаса миссис Пигденның аска төшеп регистрация үтүен сорар идем. Д.Салихов. Барып җитеп билетына регистрация ясаткач, аэропорт артындагы тип-тигез киң яланга чыктылар. Ф.Садриев

2) Никахны законлаштыру

3) Регистрацияләү белән шөгыльләнә торган бүлекнең үзе. Регистрациядә эшләүче кыз безгә уку билеты язып бирде. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә