РЕГИСТРА’ТОР и. лат. 1) Регистрация алып баручы, рәсми таләпләр нигезендә нәрсәнеңдер исәбен алу, рәсми статус бирү һ.б. максатлар белән теркәүче кеше, юридик зат яки җайланма. Регистратор ханым алар белән маташкан арада, мин шыпырт кына чыгып тайдым. С.Сабиров. Регистратор, «бернәрсә дә белмим» дигәнне аңлатып, иңсәсен генә җыерып куйды. Ф.Латыйпов

2) махс. Рәсми кәгазьләрне теркәп саклау өчен махсус катыргы папка

3) тех. Юл йөрү кагыйдәләре үтәлешен күзәтеп, яздырып бара торган җайланма. «Машина йөртүчеләр юлда йөрү кагыйдәләрен регистратор янында гына түгел, ә бөтен юл дәвамында үтәргә мәҗбүр булачак», – ди ул. Безнең гәҗит

4) тех. Видеокүзәтү алып барыла торган системаларда видеоязманы теркәү һәм саклау җайланмасы

5) тех. Очкычта очышның төп параметрларын, төрле системаларның эшен, экипажның сөйләшүләрен яздырып бара торган җайланма



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә