РЕГИСТР и. лат. махс. 1) Исемлек, күрсәткеч; теркәү кенәгәсе. Тагын бер кызыклы момент: кенәгә буенча, регистр буенча түләнгәнгә күрә, Уфа губернасында җир биләүчеләрнең ясагы да XVI гасырда һәм XVII гасыр башларында типтәр ясагы дип йөртелгән. Фән һәм тел

2) муз. Җырчы яисә музыка коралы тавышының югарылык һәм көч дәрәҗәсе. Мәсәлән, скрипка авазы югары регистрда яңгырый, мондый тавыш психикага уңай йогынты ясый. Сәхнә

3) Клавишлы музыка коралларында бердәй тембрдагы трубалар яки телләр группасы

4) Музыкаль инструментларда тавышның көчен, тембрын, югарылыгын үзгәртү җайланмасы

5) Машина һәм приборларда регуляторның бер төре

6) Язу машинкасында хәрефләр һәм клавишлар рәте

7) Суднолар төзү һәм алардан файдалану буенча күзәтчелек итә торган дәүләт органының исеме. Регистр вәкилләре, коридорга чыгу белән сулга борылып, капитан каютасына юл тоттылар. М.Юныс

8) информ. Процессорның мәгълүматларны эшкәртә торган махсус ячейкасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә