РЕГИОНАЛЬ с. 1) Аерым бер өлкәгә, регионга бәйләнешле, регионга караган. Инженердан талантлы эшмәкәргә «әверелгән» ханым Россиядәге иң эре иминият брокерларыннан саналучы Генераль Агентлар Төркеменең Казан региональ бүлегенә җитәкчелек итә. Сөембикә

2) Җирле, урындагы; төбәкчел. Кайбер белдерүләргә һәм раслауларга караганда, әдәбиятыбыз тирән кризис хәлендә, ул вак темалар, региональ һәм провинциаль проблемалар белән генә мавыга. Т.Миңнуллин. Балтач районының мөхтәсибе, региональ казыебыз, вәгазьләр остасы, байтак дини китаплар авторы, исерткеч эчемлекләрсез үтә торган туйлар алып баручы җор сүзле тамада Җәмил хәзрәтнең --- сүзләре искә төште. Т.Нәҗмиев. Менә шуның нәтиҗәсендә беркадәр региональ аң, төбәкчел аң үсте. Татар милләт календаре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә