РЕГИОН и. лат. Нинди дә булса уртак билгеләр белән берләшкән район, төбәк, территория, зур өлкә, янәшә урнашкан илләр төркеме. Бүгенге көнгәчә татарлар яши торган регионнарга ясалган археографик экспедицияләр нәтиҗәсендә халык арасыннан «Кыйссаи Йосыф»ның 160 тан артык кулъязма нөсхәсе табылган. М.Хәсәнов. Сәетгалиев, азык-төлекне Татарстаннан үзәккә һәм башка регионнарга җибәрү өчен, барысын да эшли. Рәмзи Вәлиев. Регионның геополитик хәле тотрыксыз була, бу чорда әле бер көч, әле икенче көч өстенлек ала. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә