РЕВОЛЮ’ЦИЯЧЕЛ с. Революцион идеяләргә бирелгән; революция яклы булган. Бишенче елдагы һәм аннан соңгы еллардагы татар эшчесе нинди карашлар белән көрәш алып бара, революциячел зыялылар бу көрәштә нинди урын тоталар һәм башка шуңа охшаш сорауларга әле монда җавап юк. Г.Тукай. Көнбатышта ирекле шигырьне яклап, шуның буенча язып чыгучыларның күпчелеге революциячел бунтарь, вак буржуа шагыйрьләре булды. Г.Нигъмәти |