РЕВОЛЮ’ЦИЯ и. лат. 1) Табигать, җәмгыять, танып белү күренешләренең агышында булган тирән үзгәреш, сыйфат ягыннан кискен алга сикереш – үсешнең бер юлы. Геологик революция. Фәнни-техник революция

2) Яшәп килгән иҗтимагый һәм сәяси стройны көч куллану юлы белән бәреп төшереп, сәяси хакимиятне алмаштырудан гыйбарәт җәмгыятьтәге үзгәртеп кору; инкыйлаб. Бишенче ел революциясе, бердән, буржуаз демократик революция булса, икенчедән, ул пролетариат революциясе дә [иде]. Г.Нигъмәти. Революциянең беренче канлы көрәш елларында ул бала булды. Г.Ибраһимов. Россиядә көчле пролетариат революциясе дулкыннары күтәрелгәч, бу язучыларның бертөрлесе, ак эмиграциягә китеп, фашизм ялчысына әйләнде, бертөрлесе контрреволюцион көрәш алып барды. М.Җәлил

3) күч. Тамырдан үзгәртеп кору, берәр өлкәдә кискен алмашыну, борылыш (фән, сәнгать, әдәбият һ.б.ш. өлкәләрдә). Әлеге хезмәт фәннең күренекле әсәрләреннән санала, аның белән И.Ньютонның хәзерге физикада революция ясаган хезмәте генә көндәшлек итә ала. Мәгърифәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә