РЕВОЛЮЦИОНЛАШУ ф. Революцион идеяләргә тартылу, революцион карашлар, хәрәкәт көчәю; революция яклы булып китү, революционерга әйләнү

Революционлаша бару Акрынлап революционлашу, революционлыгы акрынлап көчәю. Бу дәвер аның көннән-көн революционлаша баруы, эшчеләр сыйныфына якыная баруы белән характерлы. М.Җәлил. Февраль революциясе аның дөньяга карашында тарихи оптимизмны көчәйтте, бу оптимизм көннән-көн революционлаша барды. Ә.Дусайлы

Революционлаша төшү Тагы да революционлашу; бераз революционлашу

Революционлашып бетү Тәмам, тулысынча революционлашу

Революционлашып китү Ниндидер сәбәп, этәргеч белән революционлашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә