РЕВОЛЮЦИОНЕР и. фр. 1) Революцион хәрәкәттә катнашкан көрәшче; көрәшнең революцион методларын яклаучы; революция эшлеклесе. Йөрәгенең бөтен ялкынын, бөтен сәләтен революция юлына биргән Дзержинский кебек батыр йөрәкле революционерлар, я булмаса үзебезнең Сарьян абыйлардай нык большевиклар искә төшә. Г.Бәширов 2) күч. Фән, техника, тормышның нинди дә булса тармагында яңа юллар табучы, тамырдан үзгәреш кертүче кеше |