РЕВОЛЮЦИОН с. 1. 1) Революция идеяләрен хуплаган, революциягә өндәгән, революция ясауны максат итеп куйган. Көнчыгыштагы бер генә революцион оешма да Европа империализмына җитди йогынты ясый алмаячак. Р.Хәйретдинов. Заманының алдынгы карашлы кешесе Мансур Халиков революцион эшчәнлекнең җитәкче органнарында була. Кызыл таң

2) Революция тарафыннан билгеләнгән, аның уңышлары сагында торган, революция нәтиҗәләрен яклый торган

3) күч. Кискен рәвештә алга китеш, үзгәрешләр китереп чыгара торган; тамырдан үзгәртеп корган. Кешенең тормышка – субъектның объектка мөнәсәбәтен революцион практика рәвешендә аңласак кына, тарихта шәхеснең ролен дөрес аңлаган булырбыз ---. Г.Нигъмәти. Әгәр дә батареяны микроүлчәмгә кадәр кечерәйтү юлы табылса, бу – югары технологияләр өлкәсендә революцион ачыш булачак. Шәһри Казан

2. рәв. мәгъ. сөйл. Революция ихтыяҗларына, таләпләренә туры китереп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә