РЕВОЛЬВЕР и. лат. 1. Әйләнмә барабанлы магазины булган күп зарядлы кечкенә утлы корал; алтатар. Заһри исә револьверны аның [дежур милиционерның] өстәленә китереп куйды. – Санап ал, нәкъ алты патрон, – диде. М.Мәһдиев. --- безнең гасыр башында һәм аеруча инкыйлаб елларында киң билгеле булган маузер дигән револьверны һәм шул исемдәге мылтыкны милләте белән немец Маузер уйлап тапкан. Кызыклар дөньясында

2. с. мәгъ. Шул коралның барабаны принцибындагы борылма җайланмасы булган. Револьвер станок. Револьвер мич



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә