РЕВМАТИЗМ и. гр. Башлыча йөрәк-кан тамырлары системасының һәм буыннарның тоташтыргыч тукымалары зарарланудан гыйбарәт йогышлы авыру. – Бик күпләр, ревматизм аяк-кулларны гына авырттыра, дип уйлыйлар, – диде ул [профессор Әбүзәр Таһиров] ---. Хәлбуки ревматизм, барыннан да элек, йөрәккә, нерв системасына, эчке органнарга зур зыян китерә. Г.Әпсәләмов. Ревматизмнан һәм төрле паразитлардан котылу өчен, җәнлекләр кырмыска оялары өстенә ятып ауныйлар. Кызыклар дөньясында. Ревматизмнан дару үләннәре белән генә котылып булмый, әмма хәлне җиңеләйтеп була. Мәдәни җомга |