РЕВКОМ и. рус тар. Революцион комитет – Совет властеның гражданнар сугышы һәм хәрби интервенция чорында (1918–1920 еллар) вакытлы гадәттән тыш орган. Бер ягына кызыл йолдыз, икенче ягына якорь төшерелгән бу зур соры таш астында Бөгелмә ревкомының членнары Петровская белән Просвиркин иптәшләрнең һәм янә бер билгесез матросның гәүдәләре ята. Г.Әпсәләмов. 1920 елның 10 июнендә ТАССР ревкомы составы хакындагы карар кабул ителә. Рәмзи Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә