РЕВИ’ЗИЯ и. лат. 1) Башкарылган эшләрнең законлылыгын билгеләү максаты белән үткәрелә торган тикшерү. Декабрьнең соңгы көннәрендә колхозда ревизия комиссиясе эшли башлады. М.Мәһдиев. --- атна-ун көн уздымы икән, кибеткә ревизия килеп төште. Г.Ахунов. Ләкин барыбер ревизия, килгән саен, эшеннән әллә никадәр җитешсезлек таба. В.Нуруллин

2) тар. ХVIII йөздә һәм XIX йөзнең беренче яртысында Россиядә: җан башына салым салу өчен халык санын исәпкә алу эше. --- 1781 елгы дүртенче ревизия мәгълүматы буенча, «типтәр» дип аталган ирекле крестьяннарның саны 43656 ир булган. Г.Гобәйдуллин. 1850 нче елдагы 9 нчы ревизия нәтиҗәләре буенча, Әртә-Шигер авылында 80 ир-ат, 76 хатын-кыз яшәгән. И.Хуҗин

3) Нәрсәне дә булса тамырдан үзгәртү максаты белән тәнкыйть күзлегеннән яңадан карау (берәр теорияне, тәгълиматны). Кайбер шикле сәясмәннәрнең Интернет-сайтларда милләтара бердәмлеккә, Башкортстанның казанышларына ревизия үткәреп, үз йөзен табарга тырышуы уңышсызлыкка дучар булачак. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә