РЕ’ВЕРС и. лат. 1) Медаль яки металл акчаның кире (иләк) ягы

2) икът. Берәр нәрсәне гарантияләүне үз өстенә алу

3) махс. к. реверсор. Кайбер иттарткычларда реверс функциясе бар, ягъни шнек кире якка әйләнеп, иттарткыч чыгара алмаган итне кире чыгара торганы да бар. Ватаным Татарстан

4) Артка таба әйләнмәле хәрәкәт. Бәеннән ычкынган пароход әкрен генә акваториягә чыкты да, берничә реверстан соң, диңгезгә таба борылды. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә