РЕВЕРБЕРА’ЦИЯ и. лат. физ. Тавышның күп тапкырлар бәрелеп кире кайтканда, әкренләп интенсивлыгын югалту, көчсезләнү күренеше; махсус прибор ярдәмендә тудырылган шундый эффект. Беренчедән, артык көчле йотылыш тавышны тоныкландыра, икенчедән исә реверберацияне шулкадәр көчсезләндерә, хәтта тавышлар өзек-өзек һәм коры булып ишетеләләр; шуңа күрә, артык озын реверберациядән котылу кирәк булган кебек үк, артык кыска реверберация дә ярап бетми, гомумән, иң яхшы реверберация төрле заллар өчен төрлечә, һәм бу һәр залны проектлаштырганда исәпкә алынырга тиеш. Кызыклы физика |