РЕВЕРАНС и. фр. 1) Хатын-кызның хөрмәтләү йөзеннән җиңелчә тез чүгеп ясаган сәламләү хәрәкәте. Мин торып баш игәч, сез миңа реверанс ясадыгыз, ләкин шунда ук чыгып та киттегез. Ә.Еники. Мария Пётр алдында реверанс ясый. Патша аның кичерү соравын, ялваруын көтә. Х.Камалов 2) күч. Кирәгеннән артык илтифатлылык, ялагайлану билгесе. Бәлки, ул моны әйтеп миннән рәхмәт көткәндер, мин реверанс ясарга ашыкмадым. Т.Миңнуллин. Гомер бакый мир, җыен сүзенә колак салып гамәл кылуны гадәт иткән кенәз, узаман – бүген диңгезләр артындагыча президент – Көнбатышка барып реверанс ясый, мәҗлесләр уздыра. Кызыл таң |