РЕВАНШИСТ и. рус 1. Реваншизм тарафдары, реваншизмны яклаучы кеше. – Икегез дә путчист сез, белдегезме шуны! Реваншистлар! – Малай дулап чыгып китте, ата-ана телсез калды. М.Мәһдиев

2. с. мәгъ. к. реваншистик. Вермахтның үткән сугыштан соң суд карары белән асылмый калган реваншист генераллары җинаятьле кулларын Көнчыгышка сузалар. Ш.Мөдәррис



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә