РЕ’БУС и. лат. 1) Эзләнә торган сүзне, фразаны хәрефләр, билгеләр, фигуралар комбинациясе белән сурәтләгән рәсемле табышмак, башваткыч төре. Билгеле, орнамент ул ребус түгел, бертөрле бизәк төрле кабиләләрдә төрле мәгънәдә булырга мөмкин. Г.Дәүләтшин 2) күч. Аңлавы кыен булган, буталчык әйбер. Очрашканда, ул бит бу хакта ләм-мим берни әйтмәде. --- Менә тагын ребус. Ә.Хәсәнов. Ярый ла аңлатып бетерә алса! Нәрсә әйтергә тели соң бу дип, ребус чишеп утырырга калдырылмаса. Ф.Гарипова |