РЕАНИМА’ЦИЯ и. лат. 1) мед. Клиник үлем халәтеннән чыгару, организмны авыр хәлдән тергезү, яшәү сәләтен кайтару чаралары. Реанимация палатасында яткач, хәле мөшкелдер, дип уйладык. Ф.Яруллин. Бервакыт булган хәл – реанимациягә эләктем. Миндә бит шундый дәвалап булмый торган чир: Бульбульгеймер синдромы аның аты. В.Исламетдин 2) күч. Нәрсәнең дә булса яңадан торгызылуы, кабат урнашуы |