РЕАЛЬЛЕК и. 1) Чынбарлык; тормыш. Шуның аркасында балалыкка төшелгән, кырыс реальлекне исәпкә алмыйча, җиңел, беркатлы уй йөртелгән. Х.Камалов. Ни дәрәҗәдә реальлеккә охшаш ситуацияләр һәм геройлар тудырган? А.Әхмәдуллин

2) Реаль булу, дөреслек, чынлык, тормышчанлык. Соңрак фәлсәфи нигез арткарак күчеп, реальлеккә омтылыш, бәндәчелек, җир акылы, яшәеш мотивлары өстенлек алгандыр кебек. Ф.Әмәк. Тик җиде кат үлчә, бер кат кис дигәндәй, боларның реальлегенә ышанырга ярыймы? Р.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә