РЕАЛЬЛӘШТЕРҮ ф. 1) Реаль итү, тормышка ашыру, башкарып чыгу; гамәлгә кертү, реализацияләү. Конференциядә катнашучылар яшьләрнең реаль чынбарлыкта социаль җайлашуы, аларның белемнәрен, сәләтләрен, якты омтылышларын һәм хыялларын реальләштерү өчен шартлар тудыру һәм яшьләр сәясәтенә кагылышлы кануннарны камилләштерү турында сөйләштеләр һәм фикер алыштылар. Татарстан яшьләре

2) Реаль дип күзаллау, реаль итеп күрсәтү, чынлыкка якынайту. Алар иҗаты шул конфликтны гәүдәләндерә, реальләштерә, аны сәнгать, шигърият күренешенә әйләндерә. М.Гайнетдинов

3) ялг. Үз мөмкинлекләреңне сынау, тормышка ашыру, сәләтеңне күрсәтү, үзеңне таныту. --- үзен радиода сынап карарга теләүчеләр бар икән, безгә рәхим итсеннәр! Үз-үзеңне реальләштерү, тәҗрибә туплау өчен менә дигән эш урыны, минемчә. Л.Локманова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә