РЕАЛЬ с. 1. 1) Чынбарлыкка туры килгән, чынбарлыкта булган, чын, гамәлдәге. Гипербола – кыю фикер нәтиҗәсе булып торган баһадир образ ул, аның ярдәмендә реаль җирлектәге иң фантастик вакыйгаларны күрсәтеп була. З.Нури. «Единая Россия» сайлаучыларның, илдә, ниһаять, реаль властьны кулына алып, президент белән берлектә хөкүмәтне формалаштыручы --- партия барлыкка килсен, дигән өметләрен аклый. Татарстан яшьләре // Чынбарлыкта яшәгән, яшәве төгәл билгеле булган, уйлап чыгарылмаган. Әлеге кешенең реаль шәхес булуы, конкрет җирлектә тууы һәм яшәве укучыда зур кызыксыну тудыра. Мәгърифәт 2) Тормышның асылын, төп шартларын аңлап, мөмкинлекләрдән чыгып эш итә торган. Сеаль сәясәт 3) Тормышка ашырырга, үткәрергә мөмкин булган, гамәлгә ашырлык; тормышчан. Бөтен төрки телләр фонемаларын берләштерә алырдай графика төзү реаль нәрсә түгел. Ә.Кәримуллин. Мондый нәтиҗәне – реаль кандидатны барыбер Президент тәкъдим итүен, ә закон чыгару җыены раславын исәпкә алып, бераз гына төзәтмә кертеп чыгарырга мөмкин. Татарстан 2. рәв. мәгъ. 1) Тормыштагыча; чынбарлыкта ничек булса, шулай. Композиторның музыкаль телендә --- кешеләрнең эчке кичерешләрен реаль тасвирлап бирү бик уңышлы итеп романтик дулкынлану, саф күңеллелек һәм импрессионистик матурлык белән алып барыла. Ч.Бәхтиярова 2) Чынбарлыкка нигезләнеп, уйлап, аек акыл белән. Менә шундый реаль уйлый белүче кыз кирәк аңа. Фәнүзә кебек бәйрәмчел чикерткә түгел. Х.Камалов |