РЕА’ЛИЯ и. лат. Реаль, чынбарлыкта булган, тормышта, яшәеш шартларында урын алган әйбер. Ләкин тәҗрибәле автор, болгавыр заман реалияләренә һәм тормыш чынлыгына тугры калып, алга таба Сәет Сакмановны төрле мафиоз төркемнәр яки кланнар арасында керемле-йогынтылы урын һәм күбрәк мал-табыш чумыру өчен барган көрәшкә бәйләп тасвирлый. М.Бакиров. Кешелек дөньясының кануннарын бозып, гөнаһ эшне – савап, изелүне ирек --- итеп күрсәтүне фаш итү – хәзерлекле укучыны әдәби әсәрдә менә шушы реалияләр белән очрашу тетрәндерә. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә