РЕАЛИ’СТИК с. 1. 1) Тормыштагыча булган, чынбарлыктан аерылмаган. Бу әсәрдә --- авылның реалистик картиналарын --- бирергә омтылу һәм шуның үзенә күрә бер формасы да табылу (орчык тавышына иярү, эвфоник алымнар) [сизелә]. Н.Исәнбәт. --- рәссамның шулай реалистик планда тасвирлавы безне әнә шул дөньяга [җанлылык дөньясына] алып керә. К.Нәфыйков. Халык фантазиясенә хас котылгысыз арттыруларны алып ташласаң, легенда шактый ук реалистик төс ала. Р.Мостафин 2) Реаль вакыйгаларга, чынбарлыкка нигезләнгән. Алга таба аның иҗаты реалистик вакыйга-күренешләр, образ-сурәтләр белән байый барды. Х.Миңнегулов 3) Реализм принципларына нигезләнгән, реализм методы кулланылган. Г.Ибраһимов үзенең реалистик әсәрен романтикларча төгәлли: халыкның тулып ташыган сабырлыгын, кискен ризасызлыгын табигать күренешләрендә чагылдыра: Үзән елгасы ярларыннан ташып, буаны ерып ата. А.Садыйкова. ХХ гасыр башында татар поэзиясе үсешенең яңа – реалистик чорына килеп керә. Т.Галиуллин 2. рәв. мәгъ. Чынбарлыкка туры китереп, реаль итеп; реализмга нигезләнеп. Каләм остасы булу ягыннан Бабич иҗаты чынлыкны реалистик чагылдыруы, чын талантларга хас булган иркен фантазияле, бай телле булуы һәм, иҗат иткәндә, һичбер көчләнми, ясалмалыксыз яза алуы белән характерлана. Х.Туфан. Дөрес, Г.Кандалыйның «мажик хәлен» сурәтләвендә, һичшиксез, күренешләрне реалистик рәвештә сурәтләү омтылышы бар, әмма бәя бирү һәм аңлау тулы, төгәл булмагач, әлеге реализм да өлешчә гәүдәләнеп, башлангыч хәлдә генә калган. Ф.Яхин |