РЕАЛИСТ и. рус 1. 1) Реаль тормыш шартларын, аның асылын, гамәлдәге мөмкинлекләрне дөрес исәпкә алып эш итүче кеше. Әйдәгез, реалист булыйк: татарның талантлы уллары хәрби хезмәт юлын сайлады икән, аның инде язмышы да, киләчәге дә бары тик Россия мәнфәгатьләренә бәйләп куелачак. Шәһри Казан. Мин – реалист һәм закон кабул ителү генә бу вазгыятьне автомат рәвештә үзгәрүенә китермәвен аңлыйм. Татарстан яшьләре

2) әд. Реализм тарафдары, реализм методы нигезендә иҗат итүче язучы, рәссам һ.б. Афзалга реалист Тукай карашы якынрак. Т.Галиуллин. Димәк, без аны яки романтик, яисә реалист язучы дип кенә, бер генә якны алып һәм алга куеп раслау юлына бара алмыйбыз икән әле. Ф.Яхин

3) тар. сөйл. Патша Россиясе чорында: һөнәр училищесы (реальный училище) укучысы

2. с. мәгъ. Сәнгатьтә һәм әдәбиятта реализм методы белән иҗат итә торган. Әдәби хезмәтнең икенче дәверендә инде Горький реалист әдиплек нигезенә утыра бара. Г.Нигъмәти. Икенче төрле әйткәндә, реалист шагыйрь тормышны ничек булганча, аның ачы һәм төче, якты һәм караңгы яклары белән чагылдырырга тиеш. Әдәбият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә