РЕАЛИЗМ и. лат. 1) Тормышчанлык, реальлек, тормышка аек карау; тормыш шартларын, реаль мөмкинлекләрне исәпкә алып эш итү

2) әд. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә чынбарлыкны дөрес чагылдыруны максат итеп куйган иҗат методы һәм шуңа нигезләнгән юнәлеш. Ул [Л.Шагыйрьҗан] – төрле тематик, мәгънәви юнәлешле, төгәллек, назиклык һәм ассоциатив фикерләү мөмкинлекләренә таянган, романтизм белән реализм мөмкинлекләрен иҗади үзләштергән сүз осталарының берсе. Т.Галиуллин. Реализм ул – дөньяга аек күз белән карау, ди рәссам Әнвәр Сәйфетдинов. Реализм тарафдары булса да, ул үзенең иҗатында әкияти хыял дөньясына да чума. Мәдәни җомга

3) филос. Реаль чынбарлык кешенең танып белүеннән, аңлавыннан бәйсез рәвештә яши, дип раслаган фәлсәфи юнәлеш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә