РЕАЛИЗА’ЦИЯЛӘҮ II и. 1) Тормышка ашыру юлы, ысулы, системасы, эшләре. Юл төзелеше, торак йортларны капиталь ремонтлау, өстенлекле милли проектларны реализацияләү буенча җәелдерелгән эшчәнлегебез хуплау тапты. Шәһри Казан 2) Товарны сату эше. Ит-сөтне җитештерү генә түгел, аны реализацияләү дә бик мәшәкатьле. Кызыл таң Реализацияләп бетерү Барысын да тулысынча реализацияләү Реализацияләп тору Һәрвакыт, даими рәвештә реализацияләү Реализацияли бару Һәрберсен, булган берсен аз-азлап системалы реализацияләү Реализацияли башлау Реализацияләргә керешү |