РЕАЛИЗА’ЦИЯ и. лат. 1) Гамәлгә кертү, тормышка ашыру процессы, башкарылу, үтәлеш. Ибраһимов һәм аның тарафдарлары латин алфавитына бары реализация моментында гына каршы чыга. Б.Хәкимов. Генераль директор, компаниянең агымдагы ярты еллык нәтиҗәләренә караганда, биредә ел ахырына реализация күләме узган елгы дәрәҗәдә калачак, дип ышандыра. Безнең гәҗит 2) Сату процессы; сату күләме. Көтелгән реализация күләме – 105 мең тонна. Байрак |