РЕА’КЦИЯ II и. лат. сәяси Алдынгылыкка, яңалыкның үсешенә актив каршы тору сәясәте, иске тәртипләрне ныгыту яки торгызырга тырышу. Бишенче елдан соң реакция еллары килә. Г.Нигъмәти. Монда да реакция үзенең пычрак тырнакларын тырпайткан, революцион хәрәкәтне буып ташларга ашкына иде. А.Расих. 1905 елгы революция бастырылганнан соң башланган кара реакция кайбер катлауларда, бигрәк тә вак буржуа интеллигенциясе арасында өметсезлек тудырды. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә