РЕА’КЦИЯ I и. лат. 1) Берәр төрле тәэсиргә, йогынтыга карата барлыкка килгән эш-хәрәкәт, каршы җавап. Ярый әле тәҗрибәле шофёр тиз генә реакция ясап өлгерде, үз ягына каерып алды. Т.Нәҗмиев. --- шартлы тынычсызлагыч (савыт шалтырату) әйтерсең лә икенче тынычсызлагычның сигналына әверелә һәм шуңа күрә элек азык кына китереп чыгарган барлык реакцияләрне тудыра ала. Кызыклы физиология. Сәламәтлеккә организмның эчке тирәлек даимилеген саклауга һәм яшәү шартларына күнегүгә юнәлдерелгән саклану-җайлашу реакцияләре ярдәм итә. Анатомия 2) хим. Ике яки берничә матдә, химик элементлар үзара тәэсир итешеп, составы һәм төзелеше белән үзгә матдәләр хасил итү. Бал әзерләүнең беренче этабы кортның авыз куышлыгында ук башлана. Нектардагы шикәр химик реакциягә керә. Кызыклар дөньясында. Карбышев беренче, өченче төзү идарәләре корачак объектларны – газларны чистарту, реакция, активлаштыру, катализатор һәм водород алу бүлекләре, --- булачак корпусларны карап китте. Р.Кәрами |