РЕАКЦИОН с. Реакциягә II хезмәт иткән; яңалыкка, алдынгы карашларга каршы килгән, бетүгә барган, искелекне яклаган. Әсәрнең икенче басмасында Казан бае Кәрим белән Уфа бае Сәгыйть образлары, нык кына эшләнеп, беренчесе – реакцион буржуа, икенчесе либераль буржуа вәкилләре итеп бирелгәннәр. М.Гали. Октябрь революциясенә кадәрге татар көндәлек матбугаты турында киң таралган ялгыш карашларның берсе шуннан гыйбарәт: имеш, ул тулысынча дини булган, реакцион идеяләрне алга сөргән. Р.Мостафин. Реакцион голәма балаларны кулай вә уңай ысул белән укытуны хәрам дип игълан итә. Н.Гасрый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә