РЕА’КТОР и. нем. Физик-химик реакцияләрнең төрле типлары нигезендә эшли торган аппарат яки җайланма. Ә менә безнең Татарстанда салына торган станция өчен проектланган реактор исә --- камилрәк. Казан утлары. Русиянең «Росатом» федераль агентлыгы 14 чит илдә, аерым алганда, Һиндстан, Болгария, Иранда атом электр станцияләре төзүне күздә тота. Моннан тыш, Мәскәү биш ел элек ил эчендә 40 яңа реактор төзү проекты белән чыккан иде. Л.Харрасова |