РЕАКТИВ II с. 1) физиол. Тышкы тәэсирләргә җавап бирергә сәләтле

2) физиол. Шундый җавап реакция белән бәйле. Вегетатив нерв системасының реактив үзенчәлеген киметә, аналыкның шома мускулатурасы эшчәнлеген яхшырта. Агулы үсемлекләр

3) Химик яктан актив, реакциягә керүчән. Без, Дәүләт Советы депутатлары, промышленность калдыклары белән нишләргә, дигән сорауга җавап эзләдек. Әгәр элеккеге законда, реактив калдыкларны республика территориясенә читтән кертмәскә, дип язылса, прокурор протестында ул җөмлә сызылырга тиеш иде. Т.Миңнуллин

4) физ. Атылып чыккан газ яки парның этү көче белән барлыкка килгән. Реактив тизлек

5) Шул принцип нигезендә эшли торган, шул көч ярдәмендә хәрәкәт итә торган. Реактив самолёт Җир шарын берничә сәгатьтә урап чыга. М.Юныс. Реактив самолёт бик югары менә һәм кисәк кенә, двигателен эшләтмичә, түбәнгә егылып төшә башлый. Реактив двигатель эше өчен кирәкле энергия ягулык янганда барлыкка килә. В.Казневский



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә