РЕАБИЛИТА’ЦИЯЛӘҮ ф. 1) Реабилитация ясау, аклау, гаепсезлеген тану. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Дәүләт иминлеге комитеты 1955 елның 12 сентябрендә Г.Гали исеменә (Казан адресы белән): «Сентябрь аенда Сезнең реабилитацияләү мәсьәләсендә комитетка килүегез сорала», – дигән чакыру кәгазе җибәрә. Шәһри Казан. Репрессия корбаннарын реабилитацияләү СССРда 1954 елда башлана, 1960 елның урталарына бу эш туктатыла һәм бары тик 1980 еллар ахырында гына яңартыла. Безнең гәҗит

2) Кире кайтару, торгызу (сәламәтлек тур.). --- инфаркт һәм инсульт кичерүчеләрне санаторий-курорт шартларында аякка бастыру, ягъни аларны тулыканлы тормышка өйрәтү, реабилитацияләү актуаль булып кала. Кызыл таң

Реабилитацияли бару Эзлекле рәвештә бер-бер артлы реабилитацияләү

Реабилитацияли башлау Реабилитацияләү эшенә керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә