РЕАБИЛИТА’ЦИЯЛӘНҮ ф. Реабилитация ясалу, аклану, гаепсез дип табылу. Сезнең ирегезнең эшен Верховный суд карады һәм аны гаепсезгә кулга алынган дип табып, Өчлек судының карарын юкка чыгарды. --- Ул үлгәннән соң реабилитацияләнде һәм сезнең семьягыз өстендә еллар буе торган бу ямьсез исем шуның белән алып ташланды. М.Мәһдиев. Л.Термен реабилитацияләнә. 60 нчы еллар башында аның исеме кабаттан дөньяга чыга, галим Мәскәү консерваториясендә эшли башлый. Б.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә