РЕАБИЛИТА’ЦИЯ и. лат. 1) Ялгышлык яки явыз ният белән хаксызга гаепләнгән, хөкем ителгән кешенең эшен яңадан карап, гаепсезлеген тану, репутациясен кире кайтару, аклау. Шул абзыйга [Бәкергә] Хрущёв заманында реабилитация ясаганнар. К.Тимбикова. Башкалар өчен реабилитация 1956 елдан ук башланган булса, М.Солтангалиевның акланган исеме 1988–1990 елларда гына безгә кабат әйләнеп кайта алды. Рәмзи Вәлиев

2) Сәламәтлекне кире кайтару, торгызу чаралары. Буынсыз калган организм берничә ай реабилитация үткәннән соң гына үз хәленә кайта. Өмет



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә