РЕ и. лат. муз. Музыка гаммасында «до»дан соң килгән икенче аваз; шул авазны белдерә торган нота. Көйнең башындагыча, секунд аралары буйлап югары күтәрелә – «ре», «ми», «фа» – «Рау-ша-ни-ям». М.Мәһдиев. Яңадан клавишларга каты гына суга башладым: до, ре, ми, фа, соль... Менә шулай, авазлардан гамма хасил була. Ә.Еники. Өченче мотив исә киресенчә, форшлаг аша секстага күтәрелеп, «ре» буйлап квинтага төшә. Х.Курбатов |